Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чын дуслык бармы ул?

Безнең хәбәрчеләребезнең дуслыкка карашы төрле икән. Кемдер чын дуслык бар дип уйлый, кемдер килешми. Ә сезнеңчә ничек?

Егылсаң, торып була,

Торсаң, йөгереп була,

Йөгерсәң, җитеп була –

Дусларың гына булсын!

Рөстәм Мингалим

***

Минемчә, чын дуслык бар, булган һәм булачак. Чөнки ул ике кешенең үзләреннән генә тора. Дуслык чын һәм тугры булсын өчен аның өстендә һәрдаим эшләргә кирәк. Ягъни: туган сораулар, аңлашылмаучанлыкларны озакка сузмый хәл итәргә (әйтелмичә, сөйләшенмичә калган ачу сүзләре сезнең дуслыкка зыян салырга мөмкин). Борчуларыңны уртага салып сөйләшергә, шатлык-куанычларың белән бүлешергә һәм иң  мөһиме: ачык булырга, сүзеңне, уйлаганыңны әйтергә курыкмаска. Сөйләшегез, бүлешегез, ихлас һәм эчкерсез булыгыз, һәм бер-берегезнең иң якын кешеләр икәнлегегезне онытмагыз.

Яңа дуслар табу өчен берничә киңәш:

1. Ачык бул. Яңа танышулардан курыкма.

2. Еш якын дуслар уртак кызыксынуларга ия булалар. Төрле түгәрәкләргә йөр, яңалыклар белән кызыксын.

3. Күп укы, яңа белемнәр тупла – һәм син һичшиксез кызык әңгәмәдәш булачаксың. Чөнки күпкырлы кешеләр белән аралашырга темалар чиксез күп була.  

4. Серләшер дустым юк дип кайгырып утырма. Синең алай дип борчылырга вакытың булмасын. Һәм менә курерсең, һич көтмәгәндә чын дустыңны очратырсың.

Дус булыйк! Ихлас булыйк! Бердәм булыйк!

Айгөл Фәттахова, Арча районы, Шушмабаш мәктәбе.


***

Минемчә чын дуслык хәзерге вакытта бар. Ләкин чын дуслар күп түгел. Минем якын дустым бар. Ул янымда булмаса да барыбер гел минем хәлемне сорый, көн аралаш миңа видео звоноктан шалтырата. Авыр чакларда узенен ярдәм кулын суза.

Мине гел яклый, һәр вакытта да миңа терәк. Шатлыкларым булса, сөенә. Мин дә дустыма карата нәкъ шулай.

Таңсылу Вафина, Яңа Чишмә районы, Зирекле мәктәбе.

***

Минемчә, хәзер чын дуслык юк, чөнки дөньясы шундый. Бар кеше үзен кайгырта, башкалардан аерылып чыкмакчы була, моның өчен ниләр генә эшләми, бары үз репутациясы өчен генә тырыша. Бер рус җырыннан тәрҗемә иткәндә «дус бәладә ташламас, артыгын сорамас», – диелә. Ә бу сүзләрне дәллилләрлек дуслык юк хәзер. Мин шулайрак уйлыйм.

Фирүзә ибраһимова, Яңа чишмә районы, Чаллы Башы авылы.

***

Дуслык ул хис һәм үзара мөнәсәбәтләр. Әгәр ике кеше дә 100 % ихлас булса гына алар арасындагы хис тә көчле була. Дуслык нык булсын өчен ниндидер авырлыкларны, шатлыкларны бүлешергә кирәк. Бүгенге көндә чын күңелдән сөйләшүчеләр күп түгел.  Дустың үзеңнән яхшырак булсын диләр. Танышлар арасыннан кайсын дус итәр  идем дип уйларга кирәк. Дуслык хакына һәрвакыт нәрсәдер эшләргә кирәк. Гомумән, үзең әйбәт дип уйласаң, дустың әйбәт күренә, әгәр «шунда да булышмый инде, нәрсәгә инде ул миңа» – дип уйласаң, ул сиңа дус түгел кебек күренә. Шуңа күрә, дуслык дигән хис ул бик тотрыксыз, аңа позитиврак карарга кирәк дип уйлыйм.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Урта Кирмән мәктәбе.

***

Минем чын дустым бар! Ул  – Солтан. Без аның белән туган да. Бергә чыгышлар да ясыйбыз. Дуэтыбыз – «Шаяннар» дип атала. Аның белән бер вакытта да күңелсез булмый. Без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Мин аны чын дустым дип саныйм.

Эвелина Сәлимова, Чаллы, 84нче лицей-интернат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев