Чират җитте безгә дә
Артларыннан барып, икенче якка борып җибәрергә туры килә...
Саф һава белән күкрәкләр чистара. Ләкин, шуңа да карамастан, язгы эшләр дә читтә калмый. Яшелчәләр утырту, аларны эшкәртү, сугару. Җир эше белән бергә, авылда чиратлап сыер көтү дигән нәрсә тормышка керде. Чөнки хәзер беркемнең дә профессиональ көтүче буласы килми. Ул һөнәр дип аталудан туктады дисәң дә ялгыш булмас. Менә бүген безнең чират. Болында рәхәт, саф һава. Үзең белән алган термостагы чәй һәм йомырка менә дигән. Сыерлар артыннан тегендә-монда йөгерергә бик тә күңелле. Алар, әлбәттә, әкрен генә, җайлап кына үлән ашап киләләр. Ләкин онытылып китеп, аларны карамасаң, төрле якка китәләр. Шуннан, артларыннан барып, икенче якка борып җибәрергә туры килә. Монда шундый рәхәт. Ял итеп кайтасың.
Чулпан Абдрафикова, Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылы, 7нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев