Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының Үзәк китапханәсендә Финляндиядә яшәүче татар кешесе белән телекүпер үтте

15нче декабрь көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә Чаллының иҗади яшьләре һәм Финляндия татары, фәлсәфә фәннәре докторы Рамиль Беляев белән «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дигән телекүпер үтте.

Очрашуда Чаллыда нәшер ителүче «Көмеш кыңгырау»республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы , «Шәһри Чаллы» газетасы һәм Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлегеннән вәкилләр һәм студентлар - булачак тел белгечләре катнашты.

Әлеге телекүпер барышында катнашучылар «Финляндия» татарлары китабы тарихы, Финляндия татарларының тормышы, гаиләдә  билгеләп үтелүче милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, телне саклау буенча заманча аралашу чаралары турында фикер алышты.

Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Рамиль Беляевның  «Финляндия татарлары» китабында Финляндиядә яшәүче татарларның тарихы, язмышы, фин татарлары җәмгыятенең эшчәнлеге турында мәгълүматлар урын алган. Бу хакта автор төрле материаллардан төзелгән презентация ярдәмендә тәфсилләп сөйләде.

Аннан соң Рамиль әфәнде катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

«Көмеш кыңгырау» журналисты Ләйлә Мирзаһитованың «Финляндиядә татар балалары татар телен ничек, кайда өйрәнә һәм Финляндиядә татар матбугаты бармы» дигән соравына ул «Татар телен балалар атнага бер тапкыр өйрәнә. Бу бик аз, әлбәттә. Телне саклауның төп чарасы - гаиләдә аралашу» дип җавап бирде.

Блогер Айзирә Имамованың соравына ул «Финляндиядә татар блогерлары юк» диде.

Телекүпер барышында Финляндия татарларыннан музыкаль күчтәнәч тә килеп иреште.

Рамил Беляев – фәлсәфә фәннәре докторы, Финляндия Ислам җәмгыяте имамы, Финляндия татарлары тарихы һәм ислам турында китаплар сериясе, фильмнар, күпсанлы мәкаләләр авторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев