Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының спорт мәктәпләре яңа уку елына укучылар кабул итә

Балалар һәм яшүсмерләр 30дан артык спорт төре белән шөгыльләнә алачак.

Чаллының 16 спорт мәктәбе яңа уку елына укучылар кабул итә. 15нче августтан 15нче сентябрьгә кадәр әлеге мәктәпләрдә ачык ишекләр көне үтәчәк.

Спорт мәктәпләре түбәндәге юнәлешләрне тәкъдим итә:

  • «Виктория»  – көрәш (10-11 яшьтән), футбол (7-8 яшьтән)
  • «Заря» – өстәл теннисы (7 яшьтән), бадминтон (8 яшьтән), пауэрлифтинг (15 яшьтән), парус спорты (9 яшьтән), фехтование (8 яшьтән).
  • «Комсомолец» – спорт гимнастикасы (5-6 яшьтән), нәфис гимнастика (6 яшьтән).
  • «СШ №10» – баскетбол (8 яшьтән).
  • «СШ «Строитель» – малайлар һәм кызлар өчен футбол (7 яшьтән), авыр атлетика (9 яшьтән).
  • «Титан» – чаңгы спорты (9 яшьтән).
  • «Тулпар» – ат спорты (10 яшьтән), атлы спорт туризмы (10 яшьтән).
  • «Челны» – малайлар һәм кызлар өчен тимераякта фигуралы шуу (4 яшьтән); малайлар өчен хоккей (5 яшьтән), кызлар өчен (5-6 яшьтән).
  • «Этюд» – шахмат (5 яшьтән).

 

Олимпия резервының спорт мәктәпләре:

  • М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» мәктәбе – грек-рим көрәше (7 яшьтән), йөзү (7 яшьтән), көрәш (10 яшьтән), билбаулы көрәш (10 яшьтән), армрестлинг (12 яшьтән).
  • «Дельфин» – синхрон йөзү (7 яшьтән), йөзү (7 яшьтән).
  • «СШОР №11» – волейбол (9 яшьтән).
  • «СШОР №12» – дзюдо (7-8 яшьтән), кикбоксинг (10-11 яшьтән), спортивное ориентирование (8-9 яшьтән), каратэ киокусинкай ката – (7 яшьтән), каратэ киокусинкай кумитэ – (10 яшьтән).
  • Школа единоборств «Кэмпо» – тхэквондо (ВТФ) (10 яшьтән), каратэ (10 яшьтән).
  • «Олимпийский» – йөзү (6 яшьтән), дзюдо (7-8 яшьтән), бокс (9-11 яшьтән), батутта сикерү (7 яшьтән), спорт акробатикасы (6-7 яшьтән).
  • «Яр Чаллы» – теннис (7 яшьтән), җиңел атлетика (9 яшьтән), спорт гимнастикасы (7 яшьтән), велоспорт (10 яшьтән), танцевальный спорт (7 яшьтән).

Спорт мәктәпләрендә барлыгы 9079 спортсмен әзерлек алып бара.

 

 «Челнинские известия» сайты материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев