Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 4нче мәктәбендә "Наше время! Безнең вакыт" газетасы чыга башлый

Без - «Көмеш кыңгырау»лар, Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбендә бик рәхәт очрашуда булдык булып кайттык. Анда китапханәче Роза ханым Власова җитәкчелегендә журналистика түгәрәге оешкан икән.

Әлеге түгәрәккә йөрүче 3-6нчы сыйныфның иң актив укучылары "Наше время! Безнең вакыт" дигән газета чыгарырга булганнар.



Менә шул укучылар белән журналистика, газета һәм укучыларның газетаны нинди итеп күрүләре, кызыксынулары турында сөйләшеп кайттык.

Алар фикеренчә, мәктәп газетасында мәктәп яңалыклары, кроссвордлар, башваткычлар, табышмаклар, мәзәкләр, лайфхаклар һәм мастер-класслар булырга тиеш икән. Укучылар газетаның беренче саны чыккач, безне кабат очрашуга чакырырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев