Реклама
Чаллының 1 нче балалар сәнгать мәктәбе туку станогына ия булды.
Сәнгать мәктәбе укытучылары Кырым келәм сәнгате буенча белем алдылар һәм яңа 2022-2023 уку елында балаларны бу юнәлеш буенча укытырга планлаштыралар. Болар барысы да Чаллы шәһәре балалары өчен, алар милли гореф-гадәтләрне онытмасын өчен эшләнелә.
«Без Руслан Рәвис улына бәяләп бетергесез ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез. Туку станогы сатып алганчы сәнгать мәктәбе укытучылары һәм балалары үзешчән станокларда эшләделәр. Яңа станок белән ике тапкыр тизрәк тукырга һәм тагын да зуррак эшләр башкарырга мөмкин булачак. Бу – Россиядә җитештерелгән тукыма станогы, аны Краснодар краеннан балаларга китерделәр», - дип сөйләде 1 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова.
Чыганак: http://nabchelny.ru/news/47425
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз