Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда "Җәйге кәеф" дип исемләнгән концерт узды

7нче август көнне Марат Бибишев исемендәге театр паркында "Җәйге кәеф" («Настроение-лето») дип исемләнгән концерт программасы булды.

Чара барышында ретро-шлягерлар, классик музыканың иң яхшы үрнәкләре, авторлар башкаруында җырлар, шулай ук заманча хитлар яңгырады. Тамашачылар белән җанлы интерактив, ачык флешмобка берәү дә битараф калмады. Котлау сүзе белән Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева чыгыш ясады. 

Программада Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова, Олеся Шимон, Нияз Хәмәтшин, Александр Петренко, Марсилия, Илнур Фәйзулин, Лия Дәүләтшина катнашты. Чараны Лилия Минһаҗева алып барды.


Чыганак: http://nabchelny.ru/news/48129

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев