Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда ВЕЛОФЕСТ була

Велофестивальда балалар өчен берничә төрле ярыш булачак: «Беби ралли», «Кидс ралли».

25 июнь – Яшьләр көнендә «Заман» яшьләр үзәге һәм эшләүче яшьләр Советы шәһәр халкын һәм кунакларын ВЕЛОФЕСТКА чакыра. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

Велофестивальда балалар өчен берничә төрле ярыш булачак: «Беби ралли»да –  2-3 яшьлек балалар беговелларда, 4-6 яшьлекләр велосипедларда узышалар. «Кидс Ралли» – 7-9 яшьлек балалар өчен. Алар самокатларда узышачаклар. Катнашучылар һәр яшь төркеме өчен бирелгән дистанцияне үтәргә һәм каршылыкларны җиңәргә тиеш булачаклар. Финишта барлык катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә һәр яшь төркемендә җиңүчеләргә призлар тапшырылачак.

Ярышларда катнашу өчен 57-08-70 телефоны буенча гариза бирергә кирәк. Теркәлгәндә баланың фамилиясен, исемен, яшен, элемтә өчен телефонны күрсәтергә кирәк. Катнашу бушлай, велосипедлар, беговеллар, самокатлар бирелә. Өстәмә мәгълүматны «Заман»яшьләр үзәгеннән 57-08-70 телефонына шалтыратып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев