Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда узачак фестивальдә чәкчәк кушып кыздырылган туңдырма белән сыйланып булачак

Чараның төп темасы - Чаллы маршруткасы булачак.

Чаллыда беренче тапкыр UT FEST (0+) дип исемләнгән татар мәдәнияте фестивале узачак. Фестивальнең оештыручысы – URBANTATAR берләшмәсе.

Фестиваль барышында кунакларга легендар «Татарстан» торты, чәкчәк кушып кыздырылган туңдырма, камырда пешкән сосиска, кулдан эшләнгән шоколад тәкъдим ителәчәк. Бу хакта пресс-конференциядә фестивальне оештыручыларның берсе Шамиль Майлунов сөйләде. 

Фестиваль 13нче августта 16.00 - 22.00 сәгатьләрде «Азатлык» мәйданында үтәчәк.

16:00 - 22:00 — Казанның Yummy Music инди-лейблыннан концерт, һәм Мәскәүнең Aman Po-Kaifu диджееннан dj-сет.

16:00 - 18:00 – UrbanTatar берләшмәсеннән һәм НГПУның «Урбанистика» студентлар клубыннан маршруткада экскурсия. Темасы – «Нәрсә ул Чаллы маршруткасы?»

16:00 - 19:00 — ART LAB. Рәссамнар Чаллы маршруткасын шәһәрнең мәдәни коды буларак ачкан эшләрен тәкъдим итәчәк. 

16:30 - 17:30 — персонаж тудыру буенча рәссам-иллюстратор Элина Павловадан (Ratateyka) мастер-класс.

 17:40 - 18:20 — SFERA рәсем мәктәбеннән призлы конкурс.

16:00 - 19:00 — «Подросток» үзәгеннән киемне татар орнаментлары һәм фестивальнең үзенчәлекле элементлары белән бизәргә өйрәтү.

16:00 - 21:00 — дизайн-маркет. (Постерлар, авторлардан оригиналь савыт-саба, сумкалар, рюкзаклар, китаплар, шәмнәр, сабыннар һ.б. сатып алырга мөмкин булачак).

16:00 - 19:00 балалар өчен программа программа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев