Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Укучының мәдәни көндәлеге – 2022» проекты җиңүчеләре игълан ителде

Уку елы дәвамында укучылар үз шәһәрләрендәге, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренә, тарихи урыннарына бардылар.

«Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проекты 2014 елда эшли башлады. Проектны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.

Уку елы дәвамында укучылар сыйныфташлары яки әти-әниләре белән үз шәһәрләрендәге, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренә, тарихи урыннарына бардылар.

2021/2022 уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» брошюрасы шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләренең 1 сыйныф укучыларына тапшырылды.

Беренче сыйныф укучылары мәдәни көндәлек битләрен матур итеп бизәделәр, биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр урнаштырдылар, рәсемнәр ясадылар, укылган китаплары турында, музей һәм театрларга, киноларга, концертларга һәм спектакльләргә барулары турында үз фикерләрен тасвирладылар.

2-4 нче сыйныф укучылары аеруча истә калган мәдәни чара турында ирекле темага презентация, фото яки видео материаллар кулланып, эссе язып иҗади эшләр конкурсында катнаштылар.  

Май аенда тутырылган көндәлекләр һәм иҗади эшләр мәктәп укучылары арасында үткәрелгән шәһәр конкурсында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә ярышты.

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе белгечләреннән торган жюри әгъзалары проект җиңүчеләрен билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев