Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда тугызынчы сыйныф укучысының күргәзмәсе ачылды

18нче март көнне Чаллының «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Яңа исемнәр» яшь талантлар конкурсы стипендиаты Анастасия Сергеева вернисажы ачылды.

Күргәзмәдә Анастасия акварель техникасында эшләнгән картиналарын, академик эшләрен тәкъдим итә. Күргәзмә ай дәвамында эшли, керү бушлай.

Күргәзмәдә Суздаль шәһәрендә язылган нәфис эшләр белән танышып була.

«Суздаль – минем тормышымда аерым сәхифә- ди Анастасия. - Аны рәссамнар шәһәре дип атыйлар: шәһәрнең архитектурасы, мәдәнияте таң калдыра».

Анастасия 9нчы сыйныфта укый һәм параллель рәвештә «1 нче балалар сәнгать мәктәбе»ндә шөгыльләнә.Быел сәнгать мәктәбе 50 еллыгын билгеләп үтә. Укытучылар, укучыларның эшләре белән Чаллыда (картиналарны «Нур», «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә, «Альбатрос» бассейнында күрергә мөмкин), Казанда, Түбән Камада, Алабугада танышырга мөмкин.

Чыганак http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев