Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар башланды

Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбендә «Көмеш кыңгырау» журналистлары белән интерактив очрашу булды.

2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан төрле чаралар үткәрелә башлады инде. Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбендә «Көмеш кыңгырау» журналистлары укучылар белән очрашты. Чараны мәктәп җитәкчелеге белән берлектә китапханәче Роза Дәүләт кызы Власова оештырды.

Фотода сулдан уңга - язучы Факил Сафин, китапханәче Роза Власова, мәктәп директоры Айрат Асаинов.

Роза Дәүләт кызы - үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, татар җанлы кеше. Аның тырышлыгы белән нинди генә чаралар оештырылмый мәктәптә - китап күргәзмәләре, танылган язучылар һәм артистлар белән очрашулар, төрле бәйгеләрдә катнашу дисеңме.

Үзенең балалар һәм әти-әниләр белән эшләгән эшләрен матур итеп тәкъдим итә дә белә Роза ханым - видеороликлар, стена газеталары ясый. Айга бер тапкыр башка китапханәчеләр өчен мастер-класслар да үткәрергә өлгерә икән.

Ә бүгенге очрашуга «Көмеш кыңгырау» журналистлары Ризидә Гасыймова, Лилия Фәттахова, Ләйлә Мирзаһитова, танылган язучы Факил Сафин чакырулы иде. Алар 3нче, 4нче сыйныф укучылары белән әңгәмә, викторина, уеннар үткәрделәр. Укучылар да язучы-журналист абый-апалары белән очрашуга күптән әзерләнгәннәр: ике телдә шигырьләр дә сөйләделәр, әкиятләр дә куйдылар.

«Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова әйткәнчә: «Телне онытмыйм дисәң, практика кирәк, ул телдә сөйләшми торып аны саклап булмый». Татарча сүзләрне искә төшерүгә багышланган «Тылмач» уенын балалар аеруча яраттылар, иң күп дөрес җавап бирүчеләр бүләкләр дә алды.

Җанлы аралашуга корылган җылы очрашу барлык катнашучыларда да уңай тәэсир калдырды. 

Очрашуның башка видеомизгелләре безнең ютуб каналда.►https://www.youtube.com/c/KOMESHKINGIRAY/videos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев