Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда татар телен үстерү буенча республикакүләм киңәшмә үтте

Бүген Чаллы шәһәренә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килде.

Ул «Хәзерге чор шартларында рухи тормышыбызның үсешен тәэмин итүдә матбугат чаралары һәм татар телендә белем, тәрбия бирү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәлгә мәгариф тармагындагы җитәкчеләр, язучы, шагыйрьләр җыелган иде. Алар Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимазия эшчәнлеге белән таныштылар, белем бирү өлкәсендәге проблемалар турында фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов әлеге визитының максатлары, үзенең хис-кичерешләре турында журналистларга сөйләде.

«Бүген без ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеге кысаларында Татарстанның иң зур шәһәрләренең берсе - Чаллыга килдек. Яшьләр хәзер авыл-районнардан шәһәрләргә тартыла. Әгәр дә без шәһәрдә милли мәгарифне үстерә алмасак, татар теленең киләчәге булмаячак. Мин тулы канлы матур милли тормыш, мәгариф күрдем Чаллының бу мәктәбендә. Бик көчле коллектив, бик көчле эшчәнлек, бик булдыклы җитәкче. Башка мәктәпләргә әлеге эш үрнәген таратырга кирәк», - дип сөйләде Марат Әхмәтов.

«Көмеш кыңгырау» газетасы Чаллыда нәшер ителүче басма матбугат һәм татар балаларының иҗат эшләреннән торган күргәзмәдә катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев