Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Татар Егете — 2022» төбәкара бәйгесенең финалы узды

Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар Егете — 2022» бәйгесенең финалы булып узды.

Бәйгедә финалга чыккан 16-25 яшьлек 11 егет көч сынашты. Бәйгене Илнур Гомәров белән Ләйсән Хуҗина алып барды.

Ярыш чып-чын егетләрчә, гадел булды, көрәш энергетикасы бик көчле иде. Шулай булмыйча, Татарстанның төрле районнарыннан иң-иң уңган, дәртле, җыр-моң сөюче, туган илен, телен хөрмәт итүче, көчле егетләр җыелган иде бит.

Алар өчен менә шушы биремнәр әзерләнгән иде:

1. Интеллектуаль ярыш.

2. Ирекле формада үзпрезентация.

3. Кадак кагу ярышы.

4. Кул көрәше. (Хөкемдар - «Витязь» Олимпия резервы спорт мәктәбеннән Булат Әмирханов)

5. "Ватаным өчен мин нәрсә эшләрмен?" дигән темага бер минутлык экспромт чыгыш.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
Инсаф Мөхәмәтгалиев, Арча - "Иң шаян егет"
Салават Кадыйров, Кама Тамагы - "Тел остасы"
Камиль Сәхабиев, Сарман - "Иң көчле егет"

Ильмир Хәсәнов, Арча - "Иң милли җанлы егет", "Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет"
Раиль Харисов, Яңа Чишмә -"Иң тапкыр егет"
Раиль Тимиров, Чаллы - "Иң зыялы егет"
Раушан Нигъмәтуллин, Әлмәт - "Иң оста биюче"
Айнур Шәймиев, Чаллы - "Иң зирәк егет"
Дәниф Муллахмәтов, Менделеевск - "Иң оста җырчы".

"Татар егете - 2022" исеменә Балтачтан Инсаф Хәлиуллин лаек булды.


Бәйге башланыр алдыннан егетләрнең кайберләре белән аралашып алган идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев