Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ туры узачак

2нче һәм 3нче мартта «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зональ туры узачак.

Ел саен фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

Фестивальнең зональ турында Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарыннан 5 яшьтән 21 яшькә кадәр иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнаша.

Фестиваль «вокал-соло», «вокал ансамбльләр», «хореография», «конферанс», «җырга иң яхшы музыка», «иң яхшы җыр тексты», «иң яхшы видеоклип» номинацияләре буенча үткәрелә.

Фестивальдә катнашучыларның иң яхшы чыгышлары зональ турда җиңүчеләрнең гала-концертында 3нче март көнне 18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараеның концерт залында тәкъдим ителәчәк.

Зональ турда җиңүчеләр апрель аенда Казан шәһәрендә узачак фестивальнең Суперфиналында катнашачаклар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев