Реклама
Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә 1-4 сыйныфларда укучы малайлар арасында шәһәркүләм «Татар малае» бәйгесе бара.
Сайлап алу турларын уңышлы үткән 10 егет үзара көч сынаша. Өч өлештән тора ул: иҗади визитка, интеллектуаль тур һәм "Сүз остасы".
Иҗади бәйге һәркемнең үзенчәлекле иде, кемнеңдер чыгышы бик милли, кемнеңдер заманча. Иң мөһиме – чыгышлар бик төрле, бер-берсен кабатламый.
Интеллектуаль сораулар исә бик кызыклы иде. Әйтик, «Шәүкәт Галиевка Тукай премиясе ничәнче елда бирелгән?»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз