Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда "Серле сандык" уенының төп җиңүчеләре ачыкланды

Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Шатлык яшьләре» татар клубы оештырган "Серле сандык" уенының йомгаклау тантанасы узды.

Бу көнне укучылар да, укытучылар да, оештыручылар да дулкынланып көтте.
Ел дәвамында узган бәйгеләр буенча җиңүчеләр ачыкланды. Иң максатчан булып түбәндәге командалар танылды:

1 урын – "Ак барс" командасы. 18 нче мәктәп.
Команданың җитәкчесе: Яхина Альбина Тимерхан кызы.

2 урын – "Гали Акышлылар" командасы. 84нче лицей-интернат.
Команданың җитәкчесе: Набиуллина Резида Фәйзерахман кызы.

3 урын – "Яктылык" командасы. 36нчы лицей.
Команданың җитәкчесе: Ибрагимова Диләрә Загит кызы

Бәйрәмне матур татар биюе белән 84нче лицей-интернат укучылар Вәлиева Алия һәм Латыпова Азалия бизәде, ("Гали Акышлылар" командасы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X