Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда рәссам-бизәүче Фаил Исламны искә алдылар

Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә танылган рәссам, Көмеш кыңгырау газетасының рәссам-бизәүчесе Фаил Исламны искә алу кичәсе узды.

22нче апрельдә Фаил абыйның туган көне, исән булса, аңа 61 яшь тулган булыр иде. 

Фаил Ислам озак еллар «Көмеш кыңгырау» газетасында рәссам-бизәүче булып эшләде. Бик чиста күңелле, шаян-җор телле, якты кеше иде Фаил Ислам, күпләрнең күңелендә шундый булып сакланадыр да. Бу кичә аны искә алу өчен, иҗаты, рәсемнәре белән яшь буынны таныштыру максатыннан Үзәк китапханәнең Әдәбият музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина, "Көмеш кыңгырау" хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылды.

Кичәгә аның якыннары, хезмәттәшләре, язучылар - бер сүз белән әйткәндә, иҗат кешеләре җыелган иде.

Билгеле, балалар - Чаллының 2нче гимназия укучылары да катнашты. Һәм бу гаҗәп тә түгел - Фаил Ислам чын мәгьнәсендә балалар рәссамы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев