Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Моңлы дөнья» I халыкара фестиваль-конкурсның гала-концерты булды

27нче апрельдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Моңлы дөнья» I Халыкара фестиваль-конкурсның гала-концерты булды.

Бу - уен коралларында уйнаучылар бәйгесе. Кайсы гына районнардан, төбәкләрдән катнашучылар юк монда, фестивальнең географиясе киң: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Төмән, Владикавказ республикалары,  Казан, Чаллы, Түбән Кама, Балтач, Зәй, Актаныш, Теләче, Әтнә, Әлмәт шәһәрләре... Бу чараның оештыручысы «Көмеш кыңгырау»ның якын дусты – Рөстәм Фәттахов.

Концертны да карадык, катнашучылар белән дә аралашып алдык. Гримеркалардан курай, гармун, баян моңнары агыла. Чыннан да моңлы бер дөнья бит бу. Фестивальдә балаларның да күп булуы безне бигрәк тә шатландырды. «Көмеш кыңгырау»ның дуслары артты. Менә, мәсәлән, бу егетләр Саба районыннан килгәннәр.

Дамир Кәримуллин( 14 яшь), Ильяр Хәйбиев (15яшь). Алар Саба музыка мәктәбендә шөгыльләнәләр. Концертта егетләр дуэты «Ай былбылым» көен курайда уйнап күрсәттеләр.

Безнең игътибарны җәлеп иткән тагын бер кечкенә йолдыз – Шамил Вәлиев. Шамил Башкортостан республикасының Стәрлетамак шәһәреннән килгән. Гармунда өздереп уйный. Зал аны алкышларга күмде.

Ә менә бу ансамбльнең исеме «Тау чишмәсе» дип атала.  Бу музыкантлар Зәй районыннан килгәннәр.

Тагын бер шәп  курайчылар – Тукай районы Яңа Бүләк авылының «Мизгел» ансамбле. 

Сарман районы, Җәлил бистәсеннән килгән гармунчы егетләр белән дә таныштырып китик әле үзегезне.

Каршыгызда – Ислам Кадыйров  һәм Азамат Савганов.

Игезәк егетләр – Ранис һәм Рәмис Зариповлар. Алар – курайчылар. Казаннан килгәннәр.

Ә монысы Рөстәм Фәттахов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле.

«Көмеш кыңгырау» әлеге чараның мәгълүмати партнеры булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чаллы курайчылары юк фотода, ?