Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда журналист, шагыйрь Мирһади Разовның иҗат кичәсе үтте

Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирһади Разовның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Анда укучы балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, татар халык биюләре башкардылар, язучы абыйларының тормыш юлыннан кайбер вакыйгаларны сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.

Кичәнең фотолары биредә

Җырчылар Ринас Әхмәтов, Гөлдания Хәйруллина, Флюра Талипова-Коләхмәтова Айгөл Нуруллина Мирһади Разовның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Кичәне китапханәче Илфания Нуретдинова әзерләгән.

Шагыйрь Мирһади Мирзаян улы Разов 1960 елның 22 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туа. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Актанышта урта белем ала. Мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән кызыксына, шигырьләр яза. Алар район газетасы битләрендә һәм «Ялкын» журналы битләрендә дә басылып чыга.

1979 елда Чаллы шәһәренә килеп урнаша һәм КамАЗда эшли башлый. Бер үк вакытта, читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Чаллыда «Нур» газетасы чыга башлагач, яшь журналистны бирегә эшкә чакырып алалар, ул әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.

Бертуктаусыз иҗат итү яшь шагыйрьгә уңышлар китерә. Егет,1984 елда үткәрелгән республика шигърият турнирында катнашып, өченче урынга лаек була. Язучылар берлеге әгъзасы итеп тәкъдим ителә.

Шигърияткә үзенчә килеп кергән яшь шагыйрь турында язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәр 1994 елда “Аргамак” журналы аша укучыга үзенең фикерләрен җиткергән иде.

Ул анда болай ди: “Мирһади Разов шигырьләре белән мин беренче тапкыр республика газеталарында, әдәби журналларда очраштым. Егет үзенә генә хас моң-сагышлары, куану-борчулары, самимилеге һәм эчкерсезлеге белән сокландырган иде мине. Тора-бара аның шигырьләрен бергә җыеп укып карау теләге көчәя. Ул көн озакламый килде. Татарстан китап нәшрияты "Беренче карлыгачлар" исемле күмәк җыентык бастырып чыгаргач һәм анда Мирһадиның бер бәйләм шигырьләре белән очрашкач, мин тагын бер кат сөендем. Озакламый аның үзен дә очраттым. "Ләйсән" әдәби берләшмәсе утырышларына бик теләп йөри ул. Күзгә артык бәрелеп тормас, тыйнак, аз сүзле.

Мирһади Разов 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1988), «Ләйсән» − моңлы бишегебез» (2009),” «Әдәби Чаллы» (2014) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрде.

М.Разов шигъриятнең лирика һәм җыр жанрларында иҗат итә. Аның күп кенә лирик шигырьләренә үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан музыка языла.1997 елда исә «Бизнес-Рекордс» студиясе «Чаллы сиреньнәре» исеме белән аның җырлары тупланган аерым аудиокассетасын чыгара

Гөлүзә Зыятдинова башкаруында Чаллы гимнына әйләнгән «Чаллы сиреньнәре» җыры. Шигырь авторы - Мирһади Разов, көй авторы - Ринат Хәйруллин. 

1990 елларда Мирһади Разов Чаллы шәһәр телерадио үзәгенең әдәби-музыкаль телетапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир була, «Кыйбла», «Әйлән-бәйлән», «Чаллы утлары», «Шигъри дулкын» кебек дини-мәдәни һәм әдәби темаларны яктырткан тапшырулар алып бара.

Тормыш юлы

Безнең тормыш юлы, киң булса да,

Көннәр үткән саен тарая.

Искән җилләр кебек үтә гомер,

Шуны уйлап күңел моңая.

 

Сагындырып килгән кунагың да

Вакыт җиткәч китә өенә.

Тыңлаганда кәккүк тавышларын

Ник сөенми йөрәк, көенә?

Мирһади Разов хәзерге вакытта «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире булып эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев