Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда медиа өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр

13нче гыйнвар - Россия матбугаты көне. Шул уңайдан, Чаллының тантаналар сараенда шәһәребезнең медиа өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Тантанга журналистлар, смм-белгечләр, пресс-үзәк җитәкчеләр килгән иде. Кунакларны шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев котлады.

«Журналистларның батырлыгы Чаллы шәһәренең төзелешенә ярдәм иткән. Әлеге фидакарь журналистларның тырышлыгы белән япан кырда өр-яңа шәһәр калыккан, мәгълүмати өндәү төзелешкә меңләгән яшьләрне җыйган. Без бүгенге көндә дә сезнең тырышлыгыгызны күрәбез һәм рәхмәтебезне белдерәбез» дип сөйләде ул.

Тантанага килгән медиа вәкилләре өчен «Бисеринки» бию коллективы,  ТР атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, «Эврика» культура үзәге артистлары Эльмира Куленко һәм Фәрид Әхмәтов чыгыш ясады.

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы смм-белгече һәм сайт мөхәррире Мирзаһитова Ләйлә Габдулхай кызы Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ш.Салаховның рәхмәт кәгазе белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез һәм алга таба да яңа үрләр яулавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин! Рәхмәт!