Чаллыда «Китап укучы шәһәр» әдәби фестивале узачак
22нче март көнне Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә «Китап укучы шәһәр» фестиваленең һәм Балалар китабы атналыгының ачылу тантанасы була.
Ачылу программасында – «Скоморошьи потешки» спектакле белән курчак театры чыгышы көтелә.
Катаншучылар Шәһәр буенча йөри һәм гаҗәеп урыннарга килеп чыга алачак.
12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр интерактив мәйданчыклар эшләячәк:
11:00 Үз-үзеңне танып белү скверы «ProЧтение себя» нейрографика буенча мастер-классы
12:00 Әдәби проспект К. Чуковский иҗатына багышланган «Гаҗәеп агач янында могҗизалар»
12:00 Фантазияләр тыкрыгы «Тылсым сере»: язучы Наталья Лапшина белән очрашу
12:00 Әкият бакчасы «Китапның туган көне»: курчак спектакле
13:00 Иҗади мәйданчык «Яшь блогер» мастер-классы
13:00 Китап бульвары «Китапны йөрәгең белән кабул ит»: тарихка экскурс
13:00 Язучылар аллеясы «Яшьлек белән очрашу»: сатирик язучы Алмаз Хәмзин белән иҗади очрашу
13:00 Онлайн-авеню Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Шигъри нон-стоп».
Задерей Александр, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев