Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда кайсы мәктәп укучылары татар мәдәниятен яхшырак белүен ачыкладылар

Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле – туган телем» дип исемләнгән шәһәр интеллектуаль-танып белү уенының финалы узды.

 

Менә инде дүрт ел дәвамында әлеге уен укучылар арасында популяр чараларның берсе булып кала бирә. Быел сайлап алу уеннарында шәһәрнең 10 мәктәбеннән 5-8 сыйныф укучылары катнашты.

Чараның максаты – татар телен өйрәнү, укучыларның туган тел турында белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү, үсеп килүче буынны милли мәдәнияткә, милли сәнгатькә тарту. Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Интеллектуаль-танып белү уенының сайлап алу турлары 11-16 февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә узды, анда 10 команда катнашты, шуларның 3се финалга чыкты:

- Мулланур Вахитов исемендәге 2нче Гимназиянең «Чулман энҗеләре» командасы;

 - Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 32нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Тапкырлар» командасы;

- 38 нче мәктәпнең «Шаяннар» командасы.

Уен барышында укучылар сүзтезмәләр һәм терминнарны рус теленнән татар теленә тәрҗемә иттеләр, шулай ук татар язучыларының биографияләрен һәм иҗатын, мәкальләрен, әйтемнәрен, халык бәйрәмнәрен һәм татар халкының йолаларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Алдагы этапларда катнашкан һәр команда «Сайлап алу этабында җиңүче» дипломы алды.

 

Финалда 3 урынны 93 балл белән «Шаяннар» командасы (38 нче мәктәп),

2 урынны 119 балл белән «Чулман энҗеләре» командасы (Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче Гимназия)

1 урынны гомуми 131 балл белән «Тапкырлар» командасы (аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 32 нче мәктәп) алды.

Барлык җиңүчеләр Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театрына чакыру билетлары, «Болгарпиво» оешмасыннан татлы су, шулай ук «Чаллы икмәге» оешмасыннан татлы чәк-чәк белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев