Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда ике фән буенча барлыгы 200 балл җыйган тагын бер чыгарылыш укучысы билгеле

Ул – химия һәм биология буенча 100 балл җыйган Гөлнара Гәрәева.

Бу хакта chelny-izvest.ru сайты хәбәр итә.

Гөлнара Гәрәева А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейны тәмамлады. Ул – химия, биология һәм математика буенча күпсанлы олимпиадалар призеры. Балачактан ук мөстәкыйль, үз-үзенә таләпчән булып үсә ул.

«Аның һәрвакыт барлык өй эшләре дә эшләнгән, шигырьләре ятланган була иде, көндәлегендә гел бишлеләр булды. Безгә  кызыбыз белән бергә мәктәп программасын искә алырга туры килмәде. Безнең Гөлнара вакытын да дөрес бүлә белә – БДИга әзерләнергә дә, йөзүгә йөрергә дә, рәсем ясарга да, дуслары белән аралашырга да өлгерә", - дип сөйли әнисе Гөлназ Гәрәева.

«Әгәр гел имтиханнар турында гына уйласаң, психологик яктан «янарга» мөмкин. Көндез дә, төнлә дә имтиханга әзерләнеп утырырга ярамый. Шәхсән миңа яхшы әзерлек өчен мәктәптәге дәресләр, репетитор белән шөгыльләнү һәм онлайн күнегүләр җитәрлек булды.

Кичләр, ял көннәре буш була иде. Башны ял иттерү өчен, һичшиксез, физик күнегүләр кирәк, мин бассейнга йөрим, һәм күңел өчен рәсем ясау һәм поп-музыка белән шөгыльләнәм», - дип кушыла Гөлнара.

Гөлнара әйткәнчә, 200 балл җыю үзенең казанышы гына түгел, ә укытучыларның тырышлыгы да. Соңгы ике елда 78нче лицейның химия укытучысы Марина Мельникова һәм биология укытучысы Татьяна Каширина белән Гөлнара белән актив эшләгәннәр.

Кыз лицей директоры Зоя Редькога да рәхмәтле, ул аны 10 сыйныфка кабул иткән. Гөлнара 26нчы гимназия коллективын да онытмый, ул анда 9 сыйныфка кадәр укыган.

"Уңышның сере – бүген эшләргә мөмкин булганны иртәгәгә калдырмау. Ул чакта теләсә нинди эшне, шул исәптән БДИны җиңеп чыгарга була», - ди Гөлнара.

Гөлнара табиб булырга планлаштыра.

«Дәвалау эше» юнәлеше буенча укырга керү өчен, документларны берничә югары медицина уку йортына җибәрергә телим. Үз белемемне Россия халкы файдасына юнәлтәсем килә», - ди Гөлнара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев