Чаллыда «Фән төне» узачак
Чаллы шәһәрендә 20нче июнь көнне 18:00дән 22:00гә кадәр «Фән төне» узачак – бу Казан федераль университетының балалар һәм өлкәннәр өчен уникаль белем бирү проекты.
Быел кунаклар өчен түбәндәге темаларга мәйданчыклар оештырылачак:
- сәнәгать робот техникасы,
- гаҗәеп электр энергиясе,
- сакчыл җитештерү нигезләре.
Шулай ук төрле тәҗрибәләр һәм экспериментлар, мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрү, уен һәм интерактив мәйданчыклар оештыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев