Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Донбасска – китаплар» акциясе уза

Чаллы шәһәре укучылар Советы «Донбасска – китаплар» Бөтенроссия акциясе кысаларында мәҗбүри күченүче балалар өчен китаплар җыя.

Әлеге акциянең максаты – Донбасс балаларына уку, үсеш мөмкинлеген кире кайтару. Акцияне үткәрү идеясе Республикалар Хөкүмәте вәкилләре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасында очрашу нәтиҗәләре буенча барлыкка килде.

Рус телендә, яхшы хәлдә булган балалар китаплары кабул ителә. Балалар әдәбиятына (А.Пушкин, К.Чуковский, А. Барто, А.Волков һ.б.), шулай ук мәктәп программасы буенча китапларга, сугыш, блокада, балалар һәм яшүсмерләр әсәрләренә аерым игътибар бирергә киңәш ителә.

Акция 2022 елның 18 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Китаплар Яр Чаллы ш., Столбовая ур., 53, «15 нче балалар иҗаты йорты» адресы буенча кабул ителә. Акциянең Яр Чаллы шәһәрендә координаторы: Саримова Евгения Михайловна, телефон: +7(8552) 71-25-20.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев