Көмеш кыңгырау

Чаллыда #ЧитаемТукая #Тукайныукыйбыз дип исемләнгән шигъри нон-стоп үтә

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан #ЧитаемТукая #Тукайныукыйбыз дип исемләнгән шигъри нон-стоп оештыра.

Нон-стоп «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә оештырыла һәм анда теләгән һәркем катнаша ала.

Катнашу өчен Г.Тукай әсәрен китап буенча укып яки яттан сөйләп видеоязма җибәрергә, һәм «Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе» берләшмәсенә кушылырга, (https://vk.com/bibl_chelny) төркем битенә #ТукайлыЧаллы#ЧитаемТукая# #КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов хештеглары белән видеоматериалны тәкъдим итәргә кирәк.  

Белешмәләр өчен телефон: 71-40-88, 89510619160. Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышып була. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: