Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Чаллы – дуслар каласы» VIII Китапханә фестивале узды

16нчы февраль көнне Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган VIII китапханә фестивале узды.

Фестиваль «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан оештырыла. 

Фестивальдә Чаллыда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты.Фетиваль кысаларында Чаллы җирлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләре чыгышлары һәм алты мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыклары эше планлаштырылган иде.

«Халык кораллары яңгырашы» мәйданчыгы үзенең кунакларын китапханәнең әдәбият тарихы музеенда каршы алды. Монда катнашучылар музыка уен кораллары иленә сәяхәт кылдылар. 

«Әдәби кунакханә» мәйданчыгы балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, драматург Р.Х.Сәлимҗанов белән очрашу үтте. 

«Алтын куллы осталар» мәйданчыгы төбәгебездә киң таралган һөнәр-кәсепләргә багышланган иде. Әлеге мәйданчык халык һөнәрләре һәм кәсепләре күргәзмәсен карарга, пыялага рәсем төшерү һәм милли курчаклар ясау буенча мастер-классларда катнашырга теләүчеләр өчен – китапханәнең сәнгать бүлегендә үтте.

«Заман сүз сорый» мәйданчыгы уку залында эшләде. Чара кунаклары монда «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Мәйдан» журналы редакцияләре хезмәткәрләре белән очрашты.

Абонемент бүлегендә «Бар халыклар дуслыгында һәм рухи берлегендә» мәйданчыгы эшләде. Биредә төрле халыкларның борынгы китаплары белән танышырга мөмкин иде. 


Тамашачылар игътибарына милли ризыклардан, автор эшләре, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмә-ярминкәләре тәкъдим ителде. Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев