Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле белән каләм әһелләре очрашты

Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков Чаллы журналистлары һәм язучылары белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

Очрашуда конгрессның башкарган эшләре, планнары һәм Чаллының каләм әһелләре белән киләчәктәге хезмәттәшлек турында сөйләшү булды.

«Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова белән «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова Илгиз Илдар улын үзләре җитәкләгән басма белән таныштырдылар.

Илгиз Халиков Бөтендөнья татар конгрессының балалар һәм яшүсмерләр өчен булган проектлары турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев