Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда шәхси эшмәкәр компаниясен бишенче сыйныф укучысына тапшыра

Бер көнгә Шәһәр Советы депутаты, эшмәкәр Руслан Нигъмәтуллин 5нче сыйныф укучысына үзенең эш урынын тәкъдим итә.

«Адымнар» гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы Богдан Пискунов бер көнгә йөк ташу һәм запас частьләр сату белән шөгыльләнүче «Далини» компанияләре төркеме директоры булып эшләп алачак. Аңа бу мөмкинлекне Чаллы шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин тәкъдим итә. Мондый гадәти булмаган тәкъдим - Богданның «Эшмәкәрлек фабрикасы. Балалар» проекты кысаларында яхшы эшләвенең нәтиҗәсе.

Депутат 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле укучыларга эшмәкәрлек нигезләрен аңлата. Беренче лекциядә ул катнашучыларга үз эшен ничек башлаулары, бизнес-идеяләрнең ничек барлыкка килүе һәм аларны ничек монетизацияләргә кирәклеге турында сөйләде.

Аннан соң укучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр, алар арасында шәмнәр, сабын һәм футболкалар, спорт һәм бию командалары өчен кием-салым, шулай ук өй кондитер әйберләре һ.б. бар иде. Руслан Нигъмәтуллин «Эшмәкәрлек фабрикасы. Балалар» проекты яшүсмерләргә бизнесмен булырга һәм яраткан шөгыльләреннән табыш алырга ярдәм итәчәк дип саный.

Лекция барышында иң актив катнашучы Богдан булганлыктан, депутат Нигъмәтуллин аны бер көн дәвамында директор булып эшләргә чакырган. Богдан киләсе дүшәмбе көнне үк эшкә керешәчәк.

Богдан укудан тыш вокал һәм инглиз теле белән дә шөгыльләнә, «Майнкрафт» уенын ярата. Россия тарихы, сәясәт, география белән мавыга. 

Бу хакта chelny-biz.ru/ сайты хәбәр итә.

Фото chelny-biz.ru/ сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев