Чаллыда БДИдан 200 балл җыйган тагын бер чыгарылыш сыйныф укучысы билгеле булды
Ачык ишек

Чаллыда БДИдан 200 балл җыйган тагын бер чыгарылыш сыйныф укучысы билгеле булды

Чаллыда 76нчы гимназиянең 11нче сыйныфын тәмамлаган Эльвира Хәйретдинова ике фән – әдәбият һәм инглиз теле буенча 200 балл җыйды.

Бу хакта https://chelny-izvest.ru сайты хәбәр итә.
 
Эльвира – инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль һәм республика этаплары призеры.
 
Исегезгә төшерәбез, Эльвира – Чаллыда БДИдан 200 балл җыйган өченче укучы.

26нчы гимназияне тәмамлаган Альбина Сәйфуллина да рус теле һәм химия фәненнән 200 балл җыйды, ә А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицей укучысы Гөлнара Гәрәева химия һәм биология фәненнән 100әр балл алды.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев