Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда “Татар малае - 2022”, “Татар кызы - 2022” шәһәр бәйгесенең финалы үтте

Чаллы шәһәренең 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Татар малае - 2022”, “Татар кызы - 2022” шәһәр бәйгесенең финалы үтте. Бәйгедә шәһәребезнең 1, 4, 12, 49, 56, 81, 82, 95, 111, 117нче балалар бакчаларыннан 10 конкурсант катнашты.

Балалар визит карточкасы, сорауларга җавап бирү һәм иҗади номер этапларында үзара көч сынашты.

 

Һәр катнашучы үзенчә оста һәм бик тә матур чыгыш ясады. Жюри әгъзалары балаларны татар телен белү дәрәҗәсе, сәхнәдә үз-үзен тотышы, актерлык осталыгы һәм чыгышларның үзенчәлеге буенча бәяләде.

Нәтиҗәдә, катнашучылар «Иң матур сәхнә образы», «Иң тырыш малай» һәм «Иң тырыш кыз», «Иң талантлы малай, «Иң талантлы  кыз», «Милли традицияләрдә тәрбиләнгән малай» һәм «Милли традицияләрдә тәрбиләнгән кыз» номинацияләренә лаек булды.

«Татар кызы - 2022» титулын 4нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче Хәйбиева Азалия, ә “Татар малае - 2022” титулын 111нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче Фәсхетдинов Самат яулады.

Гөлинә Гусамова.

Автор фотолары һәм видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев