Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда ат спорты мәктәбе укучылары өчен ябык манеж барлыкка килде

Хәзер ат спорты мәктәбе укучылары ел әйләнәсе шөгыльләнә ала.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спортчыларны һәм тренерларны көтеп алынган вакыйга белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, ябык ат спорты манежы «Прибрежный» паркында район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм Р.С. Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» ат спорты мәктәбе директоры Вилсур Минһаҗев тырышлыгы белән барлыкка килде.

«200дән артык Чаллы егете өчен бу бик мөһим, кирәкле спорт төре, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Безнең бурыч – ат спорты белән шөгыльләнү өчен күбрәк мөмкинлекләр тудыру. Бу объект ел әйләнәсендә хезмәт итәчәк, биредә даими рәвештә шөгыльләнергә, спортчыларга үз осталыкларын камилләштерергә мөмкинлек булачак».

Наил Мәһдиев ат абзарларының берсендә булды, балалар белән танышты, терлекләрне тоту шартларын карады. Бүгенге көндә мәктәптә 255 спортчы шөгыльләнә. Соңыннан мэр «Тулпар» ат спорты мәктәбенә кирәкле җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Чыганак: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев