Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Ак калфаклы татар кызы» бәйгесе үтте

Чаллының «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Ак калфаклы татар кызы» дигән бәйге үтте.

Бүген "Эврика" шәһәр мәдәният үзәгендә Чаллының иң талантлы кызлары очрашты. "Ак калфаклы татар кызы" Республика конкурсы кысаларында катнашучыларыбыз үзләрен уникаль, кабатланмас шәхес буларак күрсәттеләр.

Җюри әгъзаларына нәфис затлар үзләренең аш-суга осталыкларын, интеллектуаль белемнәрен һәм иҗатка хирыслыкларын күрсәттеләр. Бәйге-конкурска нәтиҗә буларак, һәрбер катнашучы дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
Җинүче итеп 84нче лицей-интернаттан Алия Нуриева һәм 2нче гимназиядән Алия Нурисламова танылды. Нәкъ менә алар безнең шәһәр данын әлеге конкурс кысаларында Казан каласында яклаячаклар.

Барлык кызларны да чын күңелдән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев