Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы үзәк китапханәсендә Фаил Ислам күргәзмәсе эшли

Күргәзмәне егерменче декабрьгә кадәр барып карарга мөмкин.

Чаллының Үзәк китапханәсендә бик матур, җылы, якты чара узды - рәссам-бизәүче, фотограф Фаил Исламның иҗади күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булды.

Фаилнең үзе кебек җылы, Фаилнең үзе кебек якты...

Күргәзмә әзерләү аның үзенең хыялы иде. Тик ул тыйнак кеше буларак беркайчан да үзен күрсәтә белмәде. Һәм менә шулай: атказанган исемнәрсез, күргәзмәләрсез генә көтмәгәндә китте дә барды. Инде бу күргәзмә безнең өчен кирәк иде, ул безгә Фаилнең эшен дәвам итү булып та, мирасын барлау һәм үзе исән вакытта күрсәтеп бетерә алмаган кадер-хөрмәтне күрсәтү булып та тоелды. Кичәдә сөйләнгән истәлекләр, Фаил турында әйтелгән ихлас сүзләр чынлап та аның рухына дога булса иде. Күргәзмәне оештыру өчен зур хезмәт куйган гаиләсенә, кызлары Гөлнара белән Зөлфиягә, китапханә хезмәткәрләренә - күргәзмә залын әзерләгән Наилә ханым Гыйльметдиновага, кичәне алып барган Роза ханым Хәмидуллинага чын күңелдән рәхмәт!

Ризидә Гасыймова.

Күргәзмә ачылу кичәсеннән видео язмалар карагыз. Әлеге кичә турында шушы сылтама аша укырга мөмкин.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев