Көмеш кыңгырау

Чаллы укучылары Бөтенроссия туган тел форумыннан җиңү белән кайтты

Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе укучысы Айсылу Ишалина һәм 30нчы мәктәп укучысы Роза Әмирова – призер булдылар. 

Кичә  Казанда Бөтенроссия туган тел форумында IX Халыкара олимпиада һәм «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар  бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Чаллының Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, Олимпиадада катнашкан 15 мең кеше арасында Чаллының 41 нче мәктәп укучысы Нина Иванова  1 нче урын яулады, 2 нче гимназия укучысы Айсылу Ишалина белән 30 нчы мәктәп укучысы Роза Әмирова – призер булдылар. 

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә исә 41 нче мәктәп һәм 54, 76 нчы гимназия укучылары призлы урын алды. Бәйге җиңүчеләре арасында  54нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Вахитова да бар.

Тулырак: http://shahrichalli.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: