21нче март көнне Чаллы татар дәүләт театрында «Нәнием» проектының чираттагы остаханәсендә балалар оригами ясарга өйрәнде.
Башта балалар кызыклы квест биремнәрен үтәделәр. Аннары оригами ысулында тюльпан белән эт ясарга өйрәнделәр.
Остаханәне актерлык осталыгы һәм сәхнә теле укытучысы Гөлсинә Җәләлетдинова һәм проектның кураторы Гүзәл Әхмәтгәрәева алып барды.
«Нәнием» остаханәсе ике атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә узачак. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/challyda-nniem-dip-atalgan-balalar-ostakhanse-eshli-bashlyy
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев