Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы спортчылары синхрон йөзү буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар

Казанда синхрон йөзү буенча "Дуслык уеннары" дигән халыкара ярыш узды.

Ярышта Россия, Беларусь, Сербия, Вьетнам, Казахстан, Донецк халык Республикасы җыелма командалары катнашты. Чаллы шәһәре спортчылары Татарстан Республикасын ике яшь категориясендә тәкъдим иттеләр һәм берничә дисциплинада алтын медаль яулады. 

Диана Хәбибуллина, Арина Кузнецова, Диана Холкина, Александра Лямасова, Виктория Малышева, Валерия Попова, Адилә Ризванова, Аделина һәм Эльвина Сәгыйтовалар, Эльза Юлдашева составындагы акробатика группасы алтын медаль яулады.

Чаллы командасы шулай ук шәхси зачетта алтын медаль алды - комби (Диана Хәбибуллина, Арина Кузнецова Диана Холкина, Александра Лямасова, Виктория Малышева, Валерия Попова, Адилә Ризванова, Аделина һәм Эльвина Сагитовлар, Эльза Юлдашева, Елизавета Андрова).

 

15-18 яшьлек яшүсмер кызлар арасында узган ярышларда да Чаллы спортчылары акробатик төркемдә алтын медаль яуладылар.

 

Ир-атлар арасында техник программада Чаллы егете Артур Коршунов җиңү яулады.

Чыганак http://nabchelny.ru/news/48080

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев