Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә Г.Камал театры артистлары белән җанлы очрашу үтте

Камал театры артистларының әлеге гимназиядә күп тапкырлар булганнары бар. Бу юлы балалар белән очрашырга ТР халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Илдус Габдрахманов, ТР атказанган артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Рамил Вәҗиев һәм Ирек Кашапов килде.

Балалар Әсхәт һәм Ирек абыйларының моңлы җырлауларын, Илтөзәр абыйлары белән Ләйсән апаларының күрәзәче белән журналист булып уйнавын, Рамил абыйларының шигырь сөйләвен, Илдус абыйларының ут яндырып биюен бик ошаттылар. Артист абыйларының һөнәр сайлау буенча киңәшләре бик файдалы булды. Гимназиянең «Тылсым» театр түгәрәгенә йөрүче балалар үзләре дә «Яратылмый калган ярлар» дигән спектакль күрсәттеләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев