Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең иң актив малай-кызлары белән очрашты

15 нче июнь көнне Чаллыдагы «Адымнар»га шәһәрнең  иң актив малайлар-кызлары җыелды. Алар барысы да – «Шәһәр укучылар советы» депутатлары.

Балаларның җыелуы юкка түгел, алар белән очрашуга Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев килде.

Совет спикеры Милена Викторова совет эшчәнлеге, быелгы нәтиҗәләр турында сөйләде.

– Безнең оешма эшчәнлеге турында, 5 факт белән генә  әйтеп китәсем килә, – диде ул. – Беренчедән, безнең шәһәрдә быел тагын ике яңа мәктәп ачылды, димәк, оешма әгъзалары да артты. Икенчедән, яңа төрле тәрбияви чаралар оештырдык. Өченчедән, волонтерлар эше гөрли. Дүртенчедән, бик күп конкурсларда җиңдек. Һәм, бишенчедән, бу иң мөһим пункттыр мөгаен, быел безнең оешма «Актив года» дигән республикакүләм конкурста гран-при алды. (Шунсын да әйтергә кирәк, бу конкурста барлыгы 161 команда катнашкан.) Болар барысы да безнең 9 ай буе эшләгән хезмәтебез нәтиҗәләре. Безнең бик яхшы һәм бердәм команда тупланды.

 Быел «Шәһәр укучылар советы» кызыклы проектлар тәкъдим иткәннәр. Шуларның берсе – «Шаг за шагом» дип атала. Бу интерактив экскурсияләр проекты. Аның авторы – Михаил Падас.

Әлеге чарада укучылар мэрга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.

Мәсәлән, 20нче мәктәп укучысы Данилны цифрлаштыру кызыксындыра икән.

57нче гимназия укучысы Полина да үзенчәлекле сорау бирде. Ул пионерия оешмаларының нинди тәрбияви моментларын хәзерге вакытка күчереп булыр иде икән дип кызыксынды.

20нче мәктәп укучысы Кира шәһәрдә тагын нинди җәмгыять урыннары төзекләндерәчәк дип сорады.

Милена «мэр булам» диде

Шәһәр мэры барысына да бик җентекләп җавап бирде. Һәм ахырдан совет эшчәнлеге белән горурлануын белдерде.

– Сезнең киләчәк бүгеннән башлана. Советтагы активлылыгыз югары уку йортларында да, киләчәк эшегездә дә һичшиксез ярдәм итәчәк, – диде.

Аннан соң шаяртып та алды әле:

– Кем булырга телисең дип, Миленадан сораган идем (Совет спикеры), математика укытучысы диде, ә аннан уйлап торды-торды да «мэр», диде. Мондый әзерлекле мэрлар эшләсә бик шәп була инде ул! – дип елмайды.

Чара ахырында укучылар шәһәр башлыгына сюрприз да ясадылар. Ул пионер галстугы иде. Наил Гамбәр улы бик сөенеп:

– Менә без дә яшьлекне искә алдык, рәхмәт – диде.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодецлар укучылар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы

      2
      X