Чаллы шәһәре 64 нче прогимназиясенең мәктәп яны лагерына чит ил кунаклары килде
23нче июньдә 64нче прогимназиянең «Цветик-семицветик» лагеренда Дуслык көне узды. Балалар чит ил кунакларын – Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларын каршы алды.
Чит ил кунаклары белән очрашу бик җанлы һәм күңелле узды. Балалар инглиз теле өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Мондый очрашулар укучыларга тел киртәләрен җиңәргә ярдәм итә. Чит ил катнашучыларын тыңлап, балалар чит ил сүзләренә ияләшә, акцентларны һәм сөйләм үзенчәлекләрен аерырга өйрәнә.
Чыганак: http://nabchelny.ru/news/47781
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев