Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәре 2нче гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары соңгы кыңгырауны «Энергетик» мәдәният йортында билгеләп үтте

Бүген 24нче май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Чаллының 2нче гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары бәйрәмне зурлап, «Энергетик» мәдәният йортында билгеләп үтте.

Тантанага Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрәмиев, гимназия директоры Лиза Нәбиуллина, әти-әниләр һәм укытучылар килгән иде.

Бәйрәм тантаналы линейка рәвешендә барды һәм мәктәп директоры Лиза Рихман кызының котлау сүзләре белән башланып китте. Лиза ханым укучыларны бәйрәм белән котлап, аларга изге теләкләрен җиткерде һәм сәхнәдәге 44 укучының барысына да дәүләт имтиханнарына керергә рөхсәт бирелгән диде ул.

Алга таба укучыларны Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрәмиев котлады. «Әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның йөзенә беркайчан да кызыллык китермәссез дип ышанабыз» диде ул.

 

Бәйрәм күңелле дә, моңсу да чыгышлар белән үрелеп барды. Укучылар җыр-биюгә, матур итеп шигырь сөйләүгә, КВН уйнауга һәм сәхнә әсәрләре куюга да осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм программасындагы татарча һәм заманча биюләр, татар һәм инглиз телендәге җырлар, М.Булгаковның «Собачье сердце» әсәре буенча татар телендә заманчалаштырылган һәм «Мастер һәм Маргарита» әсәре буенча рус телендә сценка һәм башка бик күп чыгышлар тамашачыларга онытылып ял итәргә, бәйрәм рухын тоярга ярдәм итте.

Беренче сыйныф укучылары да сынатмады.

 

Тантана барышында һәрбер укытучыны, мәктәп хезмәткәрен яхшы яктан искә алып, бүләкләрен һәм чәчәкләр тапшырып бардылар укучылар.

Әти-әниләр үзләренең яшьлекләрен искә алып, балаларга сокланып, вакытның гаҗәеп тиз үтүе турында уйланып утырганнардыр, мөгаен. Бу искиткеч талантлы, креатив, үз телләрен камил белүче балаларны киләчәктә бары тик уңышлар һәм шатлыклар гына көтеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев