Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы мәктәпләрендә Г.Камал театры артистлары белән очрашулар үтте

Чаллының 54нче мәктәбендә Г.Камал театры артистлары белән очрашу булды.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрының Чаллыга гастрольләре вакытында артистларның мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга йөрүе традициягә әйләнде. Быел театр труппасы 24нче февральдән 3нче мартка кадәр Чаллыда иде, шул көннәрдә бик күп мәктәпләрдә, мәсәлән, 2нче гимназиядә, 84нче лицейда иҗади очрашулар үтте. Әлеге очрашуларның чираттагысы кичә - 1нче март көнне 54нче гимназиядә булды.

Балалар белән аралашырга Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәт, Илдус Әхмәтҗанов, Илдус Габдрахманов, Фирая Әкбәрова, РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров һәм театрның директоры Илфир Якупов килде. Сүз уңаеннан, Илфир Якупов тумышы белән Чаллыдан, ул шушы 54нче гиназияне тәмамлаган.

Очрашудан кайбер мизгелләрне әлеге видеодан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев