Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы мэриясендә олимпиадаларда җиңүчеләр күп булган мәктәпләрне атадылар

Быел нәтиҗәләр яхшырган.

Чаллының алты белем бирү учреждениесендә быел 9-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр аеруча күп, дип хәбәр итә «Челнинские известия» сайты.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин белдергәнчә, иң күп җиңүчеләр 26нчы гимназиядә (59 кеше), 78нче гимназиядә (32 кеше), 77, 76, 57 нче гимназияләрдә, 32нче мәктәптә.

Чаллыда олимпиада нәтиҗәләре буенча барлыгы 49 җиңүче, 158 призер.

Узган ел белән чагыштырганда физкультура буенча нәтиҗә яхшырган. Немец теле, физкультура, тарих, сәнгать белеме буенча нәтиҗәләр әйбәт.

Республика олимпиадасында 4-11 сыйныфлардан катнашучылар арасында - 14 җиңүче һәм 127 призер. Алар химия һәм физика, тарих, әдәбият һәм башка фәннәр буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

18нче марттан Олимпиаданың Бөтенроссия этабы башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев