Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының «Сабантуй» балалар бакчасында Факил Сафин кунакта булды

121нче «Сабантуй» балалар бакчасында Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин белән очрашу узды.

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. 
21нче февраль — Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, бүген 121нче "Сабантуй" балалар бакчасында Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин белән очрашу узды. 
7,8,9 төркеме балалары язучының шигырьләрен сөйләделәр, "Кулчатырым" җырына биеделәр, "Туган телдә җырыбыз" дигән җыр башкардылар. Факил абыйга кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
Очрашу истәлеге итеп, язучы үзенең балалар өчен язылган китапларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев