Конкурста шәһәребезнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 6 команда катнашты.
21нче февраль көнне Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә Халыкара туган теллләр көне уңаеннан «Жырлаоке» музыкаль конкурсының 1нче этабы узды. Конкурста шәһәребезнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 6 команда катнашты.
Беренче турда катнашучыларга алдан әзерләнгән җыр башкарырга, тәкъдим ителгән темаларга җырлар искә төшерергә һәм кыска музыкаль өзекләрдән композицияләрне танып алырга кирәк иде.
I этапның нәтиҗәләре билгеле. Тик моның белән генә әлеге бәйге тәмамланмый. «Жырлаоке» музыкаль конкурсының II этабы 28 февральдә «Нур» яшьләр үзәгендә 15.00 сәгатькә узачак.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев