Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының яшь актерлары Бөтенроссия театр фестивале җиңүчеләре булды

Алар «Комната Рофла» спектакле белән гран-при алдылар.

 

Төмәндә узган «Кече сәхнә» IV Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр театрлары фестивалендә Чаллы рус драма театрындагы «Подмастерья» студиясенең яшүсмерләр коллективы җиңү яулады. Алар "Комната Рофла" спектакле белән гран-при алдылар.

Иң яхшы ир-ат роле өчен диплом белән Александр Литовченко билгеләнде, икенче пландагы хатын-кызлар роле өчен диплом белән Алинә Хафизова бүләкләнде.

Балаларның җиңүенә аларның педагоглары Марина Кулясова һәм Марина Кочурова аерым өлеш керткән. Чарада бөтен илдән барлыгы ун коллектив катнашты. Проектка төбәк мәдәният департаменты һәм мәдәни инициативалар фонды ярдәм итте.

Чыганак: Чаллы шәһәре сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев