Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 39нчы мәктәбендә Халыкара туган телләр көненә багышланган зур бәйрәм үтте

«Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр» дип аталган кичәдә тамашачылар өчен бай эчтәлекле матур концерт оештырылды. Әлеге чарада «Көмеш кыңгырау»лылар да булды.

Мәртәбәле кунаклар итеп кичәгә шагыйрә Рәзинә Мөхиярова, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире, шагыйрә Лилия Фәттахова, «Көмеш кыңгырау» республика газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова һәм сайт мөхәррире Ләйлә Мирзаһитова, «Шәһри Чаллы» газетасы хезмәткәре Алинә Баһаветдинова чакырылган иде.

Әлеге бәйрәмне Халыкара туган телләр көненең әһәмиятен чын күңелдән аңлап оештырганнар. Укучыларның телнең тәмен сизеп, шигырьләр сөйләве, җырлавы һәм сәхнәләштерелгән әсәрдән өзек күрсәтүеннән шуны аңладык.

Бу сәхнә әсәрендә төп герой Тәбрис (ул үзен заманчалаштырып Тебрис дип атый) авылга әбисе янына кунакка кайта. Тәбрис – аңласа да, татарча сөйләшмәүче, гаджетлардан башка чын тормышны күрмәгән шәһәр малае. Күршеләргә, шулай ук, шәһәрдән кайткан, әмма башкача тәрбияләнгән Ләйлә белән Ислам аның дөньяга карашын үзгәртәләр. Аулак өйгә Тебрис инде чын татар егете Тәбрис булып килә.

39нчы мәктәптә татар телен яратучы һәм хөрмәт итүче укучылар укый һәм укытучылар эшли дигән фикердә калдык. Мәктәп директоры Төхфәтуллин Илһам Ирек улы әйтүенчә, 39нчы мәктәптә укучы балаларның 64%ы татарлар, әмма 30 га якын башка милләт балалары да укый икән. Шунлыктан укучылар татарча гына түгел, белорус, чуваш, украин телләрендә дә шигырьләр сөйләделәр.

Кунаклардан Рәзинә Мөхиярова: «Әлеге укучыларның туган телләрендә бернинди акцентсыз матур итеп сөйләшә белүләрен күреп чиксез сөендем», диде.

«Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова «Әлеге аулак өй күренеше миңа шулкадәр ошады, үземнең дә шунда менеп биисем килеп китте. Сезнең дә шулай аулак өйдә катнашасыгыз килдеме?», дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте. 

«Мәйдан» журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова «Тебрисларны Тәбрискә әйләндерә алырлык балалар булганда, әле туган телнең саклануына өмет бар», диде.

Бәйрәм күмәкләшеп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. 39нчы мәктәп ачык йөзле, кунакчыл коллективы һәм сәләтле, иҗади балалары белән безнең күңелләрне яулады. Бу килүебез әле соңгысы булмас дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин! 39нчы мәктәп башка мәктәпләргә үрнәк!!!