Чаллыдагы Муса Җәлил һәйкәле янында җәлилчеләрне искә алдылар
Ачык ишек

Чаллыдагы Муса Җәлил һәйкәле янында җәлилчеләрне искә алдылар

25нче август - җәлилчеләрне искә алу көнендә Чаллыдагы Муса Җәлил һәйкәле янында чара булды.

Әлеге чарага мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, язучылар һәм шагыйрьләр җыелды. Бирегә килгән шәһәрдәшләр 1944 елның 25нче августында һәлак булган 11 көрәшчене искә алып, шигырьләр укыдылар, чыгышлар ясадылар. Чара Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


муса җәлил җәлилчеләр

Нет комментариев