Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Укучының мәдәни көндәлеге» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Балалар Мәдәни көндәлек битләрен матур итеп бизәгәннәр, биремнәрне үтәгәннәр, сорауларга җавап биргәннәр, фотолар өстәгәннәр, рәсемнәр ясаганнар.

Чаллы картиналар галереясендә «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-мәгариф проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге проект 1-4 сыйныф укучылары арасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектта катнашып, башлангыч сыйныф укучылары Татарстанның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнәләр.

Уку елы дәвамында укучылар сыйныфта яки әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә, үз шәһәрләрендә һәм Татарстанның башка төбәкләрендә тарихи урыннарда булалар.

Балалар Мәдәни көндәлек битләрен матур итеп бизәгәннәр, биремнәрне үтәгәннәр, сорауларга җавап биргәннәр, фотолар өстәгәннәр, рәсемнәр ясаганнар һәм укыган китаплары турында, музейларга һәм театрларга, кино, концертларга һәм спектакльләргә барганнан соң үз тәэсирләрен тасвирлаганнар.

Башкарма комитетның мәдәният идарәсе баш белгече Гөлназ Закирова җиңүчеләрне котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Җиңүчеләр: Агилә Вәлиуллина һәм Михаил Насиковский (44 нче мәктәп), Лев Майков һәм Марат Бакиев (14 нче гимназия), Павел Стрижов (25 нче мәктәп), Наилә Миңнуллина (30 нчы мәктәп), Кәрим Шәмсетдинов (57 нче гимназия), Солтан Дәүләтшин һәм Варвара Лысенкова (78 нче лицей), Кира Саримова һәм Александр Харитонов (14 нче гимназия), Савелий Чащин (19 нчы мәктәп).

Чара 4 нче балалар музыка мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Кунаклар өчен Хәмит Латыйповның «Родные мотивы» һәм Виктория Егорованың «Возвращение к истокам» күргәзмәләре буенча экскурсия оештырылды.

https://nabchelny.ru/news/51584

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев